Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фарсель Зыятдинов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес – Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Быел 1 июнь көнне икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдинов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы 20 ноябрь көнне сәгать 17.00 дә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14 нче йорт) кичә уздыра. Чарага рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары чакырулы. Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес – Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, дип хәбәр итә берлекнең матбугат хезмәте.
Фарсель Зыятдинов Татарстанның Актаныш районы Качкын авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлап, белемен башта техникумда, соңыннан Казан дәүләт университетында дәвам итә. Бер ук вакытта М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аспирантурада укый. Икътисад фәннәре докторы, профессор, академик дәрәҗәсенә ирешү белән бергә, күңелендә әдәбиятка, шигърияткә булган мәхәббәтенә дә урын бирә. Фикерләрен туплап китаплары нәшер ителә. Ул 1990 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Фарсель Зыятдинов өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы, шуларның яртысын диярлек балалар һәм өлкәннәр өчен язылган шигырь һәм хикәя җыентыклары тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз