news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәррахов Украина әсирлегеннән Татарстаннан хәрби медик азат ителгәнен әйтте

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, Украина әсирлегеннән Минзәләдән хәрби медик азат ителде. Бу хакта Фәррахов үзенең Телеграм-каналында сөйләде.

Медик, хезмәттәшләренә ярдәм күрсәткән вакытта, Лиман янында әсирлеккә эләккән. Хәрби хезмәткәр кичә Украина Хәрби көчләре һәм РФ Хәрби көчләр арасында әсирләрне алмашу вакытында азат ителгән.

«Без бу мәсьәләне берничә канал буенча эшләдек. РФ саклану министры Сергей Шойгуга, минем хезмәттәшем Андрей Картаполовка һәм Татарстанның бөтен мөселман җәмәгатьчелегенә зур рәхмәт», - дип язган Фәррахов.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Россия Украина белән әсирләр алмашуны «110 га 110» формуласы буенча үткәрде. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100