Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәррахов: Татарстан Президенты вазифасын сайлауга кадәр саклау - иң яхшы карар
Республика Президенты вазифасын 2025 елда узачак яңа сайлауларга кадәр саклап калу, аннары Татарстан Рәисе атамасына алмаштыру - мантыйкка ярашлы һәм иң яхшы карар. Ул федераль законнарның яңа таләпләрен исәпкә ала һәм бер үк вакытта 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда тавыш биргән төбәк халкының фикерен хөрмәт итә. Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.
«Бу карар - мантыйкка ярашлы һәм мөмкин булганнардан иң яхшысы. Мондый алым Татарстан Президентын сайлаганда тавыш биргән татарстанлыларның мәнфәгатьләрен исәпкә ала», - диде парламентарий.
Мәсьәләне хәл итүнең мондый компромисс варианты республикада субъектның иң югары вазифаи заты вазифасын үзгәртү мәсьәләсенә багышланган катлаулы референдум процедурасын үткәрмәскә мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз