Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәррахов: Татарстан медицинасы Миңнеханов идарә иткән елларда Европа дәрәҗәсенә күтәрелде

Татарстан сәламәтлек саклау системасы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән елларда чит илләр дә көнләшерлек уңышларга иреште. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шулай дип белдерде.
«Мин әле Республика клиника хастаханәсенең баш табибы урынбасары булып эшләгәндә, без каты авырудан интеккән теләсә кайсы пациентны Мәскәүгә яки чит илгә җибәрә идек. Самолетлар пациентларны Европага атна саен алып китте. Татарстан, йомшак кына әйткәндә, пациентны дәвалау мәсьәләсендә Европадан калышты», - диде Айрат Фәррахов.
Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе сыйфатында беренче зур проекты - әйдәп баручы клиникаларның реанимация бүлекләрен тулысынча яңарту. Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, бу эш персоналны укыту белән бергә алып барылды. Рөстәм Нургалиевич Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә - тукланудан алып заманча цифрлы җиһазларга кадәр - барысын да алыштырырга кушты.
ТР Рәисенең республикадагы барлык югары технологияле медицина үзәкләрен кыска вакыт эчендә тулысынча модернизацияләү программасы да билгеле. Мондый үзәкләр Әлмәттә, Кама аръягы икътисади зонасында һәм Чаллыда ачылды. Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе тулысынча реконструкцияләнде. Республика җитәкчесе Татарстан табиблары чит илләрнең әйдәп баручы клиникаларында белем алганда да ярдәм итте.
Рөстәм Нургалиевич булышлыгы белән Казанда 7нче шәһәр хастаханәсе төзелде. Бүген ул ТР сәламәтлек саклау системасының флагманнарыннан берсе.
«Рөстәм Нургалиевич сәламәтлек саклау тармагына ярдәм итүдә мөмкинлекләрне һәрвакыт тапты. Кешеләрнең сәламәтлеге - Миңнеханов өчен өстенлек», - диде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз