news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәррахов Татарстан депутатларының хөкүмәт вәкилләре белән очрашуы турында сөйләде

Фәррахов Татарстан депутатларының хөкүмәт вәкилләре белән очрашуы турында сөйләде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның парламентның түбән палатасы каршындагы хисабына әзерлек кысаларында Россия Хөкүмәте вәкилләре белән очрашкан. Бу хакта Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов сөйләде, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

«Татарстаннан депутатлар да очрашу уздырды, аның максаты – безнең сайлаучыларның сорауларын хәл итү», – дип билгеләп үткән парламентарий. Ул шулай ук РФ Хөкүмәтенә депутатлар барлыгы 12 мең сорау юллады, дип хәбәр иткән.

Айрат Фәррахов Михаил Мишустинның докладын бик тулы һәм җентекле дип бөяләгән. «Бүгенге көндә безнең гражданнарны борчыган иң кискен мәсьәләләр – коммуналь өлкәгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, табиблар җитмәүгә бәйле мәсьәләләр. Бу темаларның барысы да Хөкүмәт Рәисенең докладында күтәрелде», - дип билгеләп үтте депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot