Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәррахов «Татар-информ» юбилее турында: Бу киләчәккә планнар төзү өчен сәбәп
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады.
«Иң беренче чиратта, барлык журналистика ветераннарын, «Татар-информ»ның барлык җитәкчеләрен искә алырга телим. Мин төрле вазифаларда эшләгәндә алар миңа актив рәвештә ярдәм итте», – диде депутат.
Аның сүзләренә караганда, ул актив хезмәт эшчәнлеге дәвамында мәгълүмат алу өчен һәрвакыт «Татар-информ»га мөрәҗәгать иткән.
«Гади табиб булып эшләгәндә яшь гаиләләр өчен, икътисад, Татарстан үсеше турында мәгълүмат эзли идем. Татарстан Хөкүмәтендә эшләгәндә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы эше ничек яктыртылуын карый идем. Россия Хөкүмәтендә эшләгәндә исә Татарстан үсеше турында материаллар укый торган идем, чөнки Татарстанны бик сагына идем. Бүгенге көндә мин Дәүләт Думасында эшлим, хәзер «Татар-информ» минем өчен сайлаучылар белән аралашу мәйданчыгы булып тора. Мин аның аша планнарым, эшем турында сөйлим», – дип билгеләде Фәррахов.
35 еллык юбилей – ул «Татар-информ» командасы көн саен һәм сәгать саен башкара торган эш күләмен искә алу һәм киләчәккә планнар төзү өчен сәбәп.
«Татарстан Республикасының әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгына алга таба үсүен, республика җитәкчелеге куйган максатларга һәм бурычларга ирешүен телим», – дип йомгаклады депутат.
Динара Прокопьева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз