news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәррахов әкият геройларына патент алган хокук иясен товар билгесеннән баш тартырга чакыра

Фәррахов әкият геройларына патент алган хокук иясен товар билгесеннән баш тартырга чакыра
Фото: © «Татар-информ»

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов халык образлары геройларына патент алган хокук иясен товар билгеләреннән баш тартырга чакырды. Бу хакта ул телеграм-каналында яза.

Депутат Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка персонажлар белән бәйле товар билгеләренең хокук иясенә РФ Гражданлык кодексының 1514 маддәсенең 1 өлешенең 5 пункты нигезендә аларны хокукый саклауны мөстәкыйль рәвештә туктатырга тәкъдим итте.

«Мондый гамәл – абруйны һәм ышанычны саклап калу өчен оптималь юл, дип саныйм. Хокук мөнәсәбәтләренең намуслылыгы принцибы – гражданлык хокукының гомуми принцибы ул», - дип йомгаклады Фәррахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot