Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәррахов Путинның ТР Рәисе белән очрашуын шәрехләде: Миңнехановка шәхси ышаныч
Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуының төп нәтиҗәсе – бүгенге хакимияткә һәм республика тоткан векторга ышаныч. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.
«Төп нәтиҗә – бүгенге хакимияткә һәм Татарстан тоткан векторга ышаныч. Республика алга таба да Россия өчен иң кирәкле позицияләрдә файдаланылачак. Бу субъект җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка шәхси ышаныч нәтиҗәсе», - дип саный Фәррахов.
Республика бик күп позицияләрдә терәк төбәк булып тора, дип билгеләп үтте парламентарий. Алар арасында ул социаль-икътисади үзгәрешләрне, төзелеш һәм авыл хуҗалыгындагы уңышларны, сәнәгать үсешен, яңа территорияләргә ярдәм күрсәтүне һәм башкаларны атады.
«Иң мөһиме – дәүләт җитәкчесенең Татарстанга ышанычы һәм республика җитәкчелеген тулысынча хуплавы», – дип йомгаклады парламентарий.
Исегезгә төшерик, бүген Путин Миңнехановны Кремльдә кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз