news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәррахов Путин инаугурациясе турында: Бу бик мөһим сәяси вакыйга

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Владимир Путин инаугурациясе – Россия Президенты вазифасына керешү тантанасын мөһим сәяси вакыйга дип атады. Парламентарий «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиевага комментарий бирде.

«Бу, мөгаен, иң мөһим сәяси вакыйга, чөнки без дөньяда күп төрле халык яши торган иң зур ил. Бу Россия гражданнары, бу бөтен дөнья алдында зур җаваплылык», - дип белдерде спикер.

Үз чиратында ул Президентка сәламәтлек һәм күтәренке рух, шулай ук барлык планнарының гамәлгә ашуын теләде, илгә бик җитди карарлар кирәк һәм кешеләр бу карарларны көтә, дип өстәде.

Фәррахов Россия Хөкүмәтенең отставкага китүен шәрехләп, хакимиятнең бу органы әгъзаларының яхшы эшләвен билгеләп үтте.

«Мин Хөкүмәттә җитди үзгәрешләр булыр дип уйламыйм, әмма, һичшиксез, Дәүләт Думасы үз мәсьәләләрен куячак, без Татарстан Республикасыннан һәр министр белән очрашырга тәкъдим итәчәкбез», - диде Фәррахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100