Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фармаколог: Антибиотикларны табиб кушуыннан башка кабул итәргә ярамый
Антибиотикларны контрольсез кабул итү сәбәпле, организмда бактерияләрнең препаратларга каршы торучанлыгы формалашырга мөмкин. Бу хакта «Время Н» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә табиб-клиник фармаколог Наталья Варламова сөйләгән. Ул антибиотикларның рецептлы препаратларга керүен, аларны табиб кына билгели алуын искәртте. Антибиотикларны нигезсез куллану шулай ук ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген бозу, дисбиоз һәм аллергия реакцияләре китереп чыгарырга сәләтле.
Югары куркыныч зонасына стационарда, шулай ук реанимация һәм интенсив терапия бүлекләрендә еш яки озак дәваланучы кешеләр керә. Антибиотикларны контрольсез кабул иткән яки врач билгеләгән схеманы һәм курсның озынлыгын бозган кешеләр өчен дә куркыныч факторы арта, дип кисәтте Варламова.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз