news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Ялалов: Татар онлайн энциклопедиясе популярлыгы буенча Википедиядән генә калыша

Фәрит Ялалов: Татар онлайн энциклопедиясе популярлыгы буенча Википедиядән генә калыша
Фәрит Ялалов
Абдул Фархан

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре докторы Фәрит Ялалов Татар онлайн энциклопедиясен популярлыгы буенча Википедиядән генә калышуын әйтте.

«2021 елда без күп томлы Татар энциклопедиясен туплап бетердек. Ул 13 томнан тора. Аның алты томы рус телендә, ә җидесе – татар телендә язылган. Соңгы томы эшләнеп беткәнче, без аның онлайн вариантын ясарга булдык. 2018 елның декабрендә ул интернетка куелды. Хәзер Tatarica порталы Россиянең энциклопедик басмалары арасында, Википедиядән генә калышып, икенче урында тора», - диде Фәрит Ялалов авылларның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә багышланган илкүләм конференциядә.

Tatarica порталына Татар энциклопедиясендә булган материалларның яртысы кергән. Галим Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты туплаган чыганакның Россия халыкларының байлыгына әверелүенә сөенечен белдерде.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100