news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Хәнифов түләүле юллардан йөргән өчен акча түләргә онытмаска чакырды

Вознесение трактының икенче этабыннан һәм Алексеевск-Әлмәт түләүле юлларыннан йөрүчеләрнең түләнмәгән штрафлары 200 млн сумга җиткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Вознесение трактының икенче этабыннан түләүле режимда машиналар узган елның 10 мартыннан йөри башлады. Министр әйтүенчә, бүгенге көнгә бу юлдан барлыгы 6,7 млн машина узган. «Вознесение трактыннан түләүле юлдан йөрүчеләрнең 14 проценты акча түләми. Алар белән эш алып барыла. Штрафлар языла. Түләүле юлдан йөргән өчен түләү 90 сум, ә штраф 1500 сум тәшкил итә. Шуңа күрә түләргә онытмагыз!» – дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.

«Бу юлның трафигы тәүлегенә 13 мең машина тәшкил итә. Атнасына уртача 19 мең машина йөри. Бу – без фаразлаганнан күбрәк. Моңарчы Мамадыш трактыннан йөргән машиналарның 30 процентка якыны Вознесение трактыннан түләүле юлны сайлый. Бу Вознесение трактының нәтиҗәле эшләвен күрсәтә», – диде транспорт министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot