Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Хәнифов Алабугада тавыш бирде
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов иртән Алабугадагы сайлау участогында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.
Хәнифов билгеләп үткәнчә, ил өчен катлаулы чорда һәркемнең бердәмлеге һәм җаваплылыгы мөһим. Аның сүзләренчә, сайлауларда гражданнар булачак парламент составын гына түгел, ә якындагы елларга илнең үсеш юнәлешен дә билгели.
Министр халыкны тавыш бирүдә катнашырга чакырды, аны киләчәк өчен җаваплылык һәм үз сайлавыңа хөрмәт күрсәтү дип атады.
Бүген Хәнифов шулай ук эш визиты белән Татарстанның Министрлыкка беркетелгән Теләче муниципаль районына барачак. Ул район башлыгы Айрат Фәтхуллин белән сайлау участокларын караячак.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18-20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык. Татарстанда тавыш бирү барышын 14 меңгә якын күзәтүче – сәяси партияләр, кандидатлар, Россия Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре күзәтәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз