news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Уразаев: Эшмәкәрләр гаиләләре белән милли эшчәнлеккә өлеш кертә

Фәрит Уразаев: Эшмәкәрләр гаиләләре белән милли эшчәнлеккә өлеш кертә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бөтендөнья татар конгрессының конференц-залында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумына багышланган матбугат конференциясе үздырылды. Әлеге форум Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырыла.

«2026 ел татар эшмәкәрләре өчен бик катлаулы ел булачак. Электән эшмәкәрләр үзләренең халкына, дине, мәдәниятенә гореф-гадәтенә өлеш кертеп барганнар. Мондый байлар бүгенге көндә дә бар. Алар гаиләләре белән милли эшчәнлеккә өлеш кертә. Барлык проектларда да татар милләтенең ике канаты булган мәгърифәтчелек һәм иганәчелек кулга-кул тотынышып бара. 100 ел элек шулай булган, бүген шулай һәм киләчәктә дә шулай булачак», - дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев.

«Форум өч көн дәвамында барачак. Көннең төп вакыйгасы – «Мөмкинлекләр икътисады: Татарча бизнес-караш 2026» дискуссия панеле. Анда эшмәкәрләр Татарстанда һәм чит илләрдә бизнес үсешенең заманча трендлары һәм стратегик ориентирлары турында фикер алышачак. 25 ноябрьдә катнашучылар Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районына барачак. Анда аларга региональ икътисадый программа һәм уңышлы инвестиция проектлары тәкъдим ителә. 26 ноябрьдә исә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан Республикасы җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palase by TASIGOда пленар утырышы булачак. Әлеге Җыен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында уза», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Аның әйтүенчә, утырыш алдыннан кунаклар милли Җыенга багышланган фотокүргәзмә белән таныша алачак.

  • Форумда бизнесның социаль җаваплылыгы һәм татар дөньясының бердәмлеген ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Чара татар эшкуарларына ярдәм итү, танышу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып хезмәт итә, татарлар яши торган төбәкләр һәм илләр арасында горизонталь элемтәләрне ныгытуга, шулай ук тотрыклы эшлекле һәм мәдәни багланышлар урнаштыруга ярдәм итә.
  • Катнашучыларның географиясе Россиянең көнчыгышыннан алып иң көнбатыш нокталарына хәтле. Иң ерак төбәкләр Магадан, Хабаровск, Якутия. Беренче тапкыр бу җыенда катнашучы өлкә - Новгород өлкәсе.

«Икътисадтагы яңалыклар, салым сәясәтендәге үзгәрешләр, яңа мөмкинлекләр булу эшмәкәрләрдән тиз реакция һәм дөрес карарлар таләп итә. Форум – шул карарларны бергәләп табу мәйданы. Чара милли рухыбызны чагылдырган милли композиция белән башланачак. Алга таба чыгышлар булачак. Икенче өлештә дискуссияне башлаячакбыз. Биредә салым сәясәте, финанс һәм дәүләт ярдәме инструментлары, экспорт һәм импорт алмаштыру, цифрлаштыру кебек темаларны караячакбыз. Практик сессиядә эшмәкәрләр һәм дәүләт вәкилләрен өч кыска раундлы фикер алышу форматына чакырабыз. Безнең бурыч – үзгәрешләрдән курыкмау, аларны яңа мөмкинлекләргә әйләндерү», - диде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Оештыручылар әйтүенчә, форумда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә бизнесны һәм татар бергәлекләрен үстерүгә ярдәм итә торган инициативаларга аерым игътибар бирелә. Традиция буенча форумда катнашучылар үзара ярдәмләшү, мәдәни традицияләрне саклау, мәгарифкә, яшьләргә, ярдәм итү идеяләре, җәмгыятьне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән социаль проектлар тирәсендә берләшәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot