Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Сәлмән Гашура көненең мөселманнар өчен әһәмияте турында сөйләде
Гашура көне бер үк вакытта шатлыклы вакыйгалар белән дә, фаҗигале вакыйгалар белән дә бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га татар дин белгече, мөфти Фәрит Сәлмән сөйләде.
«Гашура көне – Аллаһ якын пәйгамбәрләренә яхшылык кылган, игелек өләшкән көн. Бу көнне Идрис, Нух, Муса, Гайсә, пәйгамбәребез Мөхәммәд аерым билгеләп үтелгән. Шул ук вакытта бу көнне мөселман дөньясында зур фаҗига булганын да беләбез – пәйгамбәр Мөхәммәд хәзрәтнең оныгы Хөсәен ибн Али үтерелә. Шуңа күрә бу бер үк вакытта шатлыклы да, кайгылы да көн. Коръәндә «без көннәрне алмаштырабыз» дигән аять бар. Бу шатлыклы көннәрне кайгылы көннәр алыштыра, ә кайгылы көннәргә алмашка шатлыклы көннәр килә, дигәнне аңлата. Кеше һәрвакыт шатлыкта гына яки кайгыда гына яшәми. Шуңа күрә бу истәлекле көн шатлык һәм кайгының бер-берсе белән янәшә торуын күрсәтә», - дип аңлатты Фәрит Сәлмән.
Исегезгә төшерик, быел Гашура көне 5 июльгә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз