Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин:«Татарстан белән Беларусьны тирән ихтирам һәм үзара мәнфәгатьләр бәйли»
Россия һәм Беларусь халыклары дәүләт һәм төбәк дәрәҗәсендә тирән мәдәни, сәүдә һәм икътисади элемтәләрне үстерү аша тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуны дәвам итә. Бу бигрәк тә бүген, ике ил тышкы басымга дучар булган вакытта мөһим. Бу хакта Беларусь һәм Россия халыкларының Бердәмлек көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.
Ул искәрткәнчә, Татарстан төрле халыкларның тату яшәү урыны булып тора, аларның берсе - белоруслар. Аларны республика белән тарихи вакыйгалар бәйли. Бөек Ватан сугышы чорында нәкъ менә биредә эвакуациядә бөек белорус шагыйре Янка Купала яшәгән.
Аның сүзләренчә, үзара интеграция процессы, геосәяси конъюнктурага бәйсез рәвештә, эзлекле бара.
«Беларусь 10 ел дәвамында Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә, товар әйләнеше күрсәткече 1 млрд долларга якынлашты», - диде Мөхәммәтшин.
Ул билгеләп үткәнчә, 2011 елдан Казанда Беларусьнең Россиядәге илчелеге бүлеге актив эшли. Парламент хезмәттәшлеге кысаларында Минск өлкә депутатлар советы хезмәттәшләре белән актив эшчәнлек җәелдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз