Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшинның тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшина: Бер-беребезне аңлап яшәдек
Бүген ТР Милли китапханәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлегенә багышланган «Виражи судьбы» китап презентациясе уза.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның хәләл җефете Луиза ханым тормыш иптәше белән 52 ел бер-берсен аңлап яшәгәннәрен әйтте.
Луиза ханым "Татар-информ" хәбәрчесенә җитәкче кеше белән тормыш итү нечкәлекләре турында уртаклашты.
"Бер-беребезне аңлап яшәдек, ардым, туйдым дигән нәрсә булмады. Мин гаиләдә әти ничек эшләгәнен, әни дә үз урынында булганын күреп үскән кеше. Авыр вакытлар да булгандыр, ләкин эшкә дә бармыйча булмый. Күңелең белән андый тормышка әзер булу кирәк. Аның сөйләшәсе килми торган, арып кайткан вакытлары да була", - дип белдерде.
Луиза ханым 52 ел бергә гомер иткәннән соң да мәхәббәт югалмавын әйтте. "Мәхәббәт ул - көчле әйбер, аңардан да якын, туган кеше юк. Әти-әниләр икебезнеке дә күптән юк. Балаларны чиксез яратабыз, ләкин аларның үз тормышы. Ә без икәү..." - диде.
Луиза Мөхәммәтшина гомер буе ире белән үзара киңәшеп яшәүләрен дә әйтте.
Бүген ТР Милли китапханәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлегенә багышланган "Виражи судьбы" китап презентациясе уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз