news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасында соңгы чыгышы: Бу ныклап уйланган карар

Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан парламенты спикеры вазыйфасыннан китүе турында белдерде. Әмма ул лаеклы ялга китми: депутатлар аны Дәүләт Советының мактаулы рәисе итеп сайлаган. Ни өчен ул вәкаләтләрен тапшырырга карар кылды, Миңнеханов, Шәймиев һәм депутатлар аңа озак еллар эшләгән өчен рәхмәт белдерде – «Татар-информ» репортажында.

Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасында соңгы чыгышы: Бу ныклап уйланган карар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте. Бүген ул парламент башлыгы вазифасында соңгы сессия утырышын үткәрә.

«Минем тарафтан вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Гаризаны имзалап, секретариатка тапшырдым», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Кадерле дуслар! Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», – дип белдерде ул чыгышында.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы каршында чыгыш ясап, Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга: Кайда гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым

«Бүген гади көн түгел. Без сезгә ияләшкән идек инде, кая гына эшләсәк тә, сезнең ярдәмне тойдым. Районда эшләгәндә, сез Казанда эшләдегез. Иң авыр вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры идем. Кулга кул тотышып эшләдек. Фәрит Хәйруллович тарафыннан гел ярдәм, теләктәшлек тойдым», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Фәрит Мөхәммәтшинның абруе зур. Парламент эшеннән тыш, ул Татарстан халыклары ассамблеясе белән иҗтимагый эш, партия линиясе буенча да зур эш башкарды. Муниципалитетлар белән эшкә зур игътибар бирде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе, шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшинның хәләл җефете Луиза Әкрәмовнага мөрәҗәгать итеп, аңа рәхмәтен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшинның гаиләсе үрнәк булуында аның роле зур булуын билгеләп узды.

Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның вазифасыннан китүе турында: Эшебездә гади мизгелләр булмый

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китүе игълан ителгәч, хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Бүген тантаналы көн. Барыбыз да монда җыелыштык. Җаваплы вакыт, дияр идем. Безнең эшчәнлектә гади мизгелләр булмый», – диде Минтимер Шәймиев.

«Шундый президиум, шундый состав! Эшләргә күңелле бит! Бер-беребезгә карата шулай дустанә, җылы карашта. Тагын ни кирәк?! Үз эшебезне, җаваплылыгыбызны беләбез. Туган республикабызга хезмәт итәбез. Халык ышанычы бар. Безгә ничек бар, шулай калырга кирәк». – дип теләде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев утырышта катнашучыларга җаваплы эшләрендә иминлек, сәламәтлек теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин: Бу ныклап уйланган, төптән кабул ителгән карар

«Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Үзем өчен җиңел булмаган карар кабул иттем: рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу ныклап уйланган, төптән кабул ителгән карар. Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш. Мин парламент белән җитәкчелек иткән 30 ел зур җаваплылык, киеренке эш чоры булды, шул ук вакытта, парламентыбыз һәм республикабыз өчен горурлык белән тулы вакыт иде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин

Ул зур үзгәрешләр чорында эшләгәнен әйтте. «Җирле үзидарә органнары, барлык хаикмият органнары белән бердәм команда булып, заманча Татарстан фундаментын булдырдык. Без төрле инициативаларны хуплап килдек: икътисадны үстерү, туган телне саклау, милләтара татулыкны ныгыту. Һәр татарстанлының тормышын яхшырту өчен тырыштык. Федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлекне җайга салдык. Без һәрвакыт парламент дискуссия урыны гына түгел, ә халыкны ишетә һәм аларның мәнфәгатьләренә җавап бирә алырлык механизм булуын теләдек», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул сессия утырышлары залында үзара ышаныч, хөрмәт мохите хакимлек иткәнен ассызыклады. «Без бәхәсләшсәк тә, барчабызны да Татарстан үсеше, халкының иминлеген тәэмин итү бурычы берләштерде», – диде Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Бүген әлеге исем җиденче чакырылыш парламентның 19нчы утырышында расланып кабул ителде.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте билгеләп узганча, бу исем вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан Дәүләт Советы Рәисенең тәҗрибәсен һәм белемнәрен куллану максатларында гамәлгә кертелә.

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе парламент һәм президиум эшендә, Дәүләт Советы утырышларында катнаша ала, тәкъдимнәрен кертә ала.

Марат Әхмәтов Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп депутатлар бертавыштан Марат Әхмәтов өчен тавыш бирде.

  • Марат Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә туган. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Беренче, алтынчы һәм җиденче чакырылышларда Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Бүгенге көнгәчә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифаларын башкарды.

Ркаил Зәйдулла Фәрит Мөхәммәтшин турында: Фәрит абый – син бөек кеше

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасыннан китүе турында карар кабул ителгәч, күңелендәге фикерләре белән чыгыш ясады.

«Бүген моңсурак көн, ләкин шул ук вакытта күңелдә яктылык хисләре дә кайный», – дип башлады ул сүзен.

«Үзгәртеп корулар чорында туарга, яшәргә язмасын, диләр. Без 40 ел тирәсе үзгәрешләр чорында яшибез. Шундый заманда кыйбланы югалтмыйча, принципларыңны саклаган хәлдә яшәве һәм җитәкчелек итүе бик авыр. Фәрит абый, үзе әйткәнчә, ул бәхетле, аның янында Минтимер ага кебек сынмаган, сыгылмаган шәхесләр бар. Аллаһка шөкер», – дип әйтте Ркаил Зәйдулла.

«Мин ачыктан-ачык әйткәнем өчен ачуланма: Фәрит абый – син бөек кеше», – дип депутат Фәрит Мөхәммәтшинның гади хезмәткәрдән алып җитәкче вазифасына кадәр зур тормыш юлы узганын искә алды.

«Ул чыгышлары, гамәлләре белән хәзер дә шаккаттырып тора. Аның исеме безнең татар халкы, Татарстан тарихында гына түгел, Россия, ә, бәлки, бөтен дөнья күләмендә алтын хәрефләр белән язылачак. 90 нчы елларда суверенитетны, федерализмны яклап, Дәүләт Думасында ясаган чыгышларын хәтерлибездер. Аңа анда уңнан да, сулдан да һөҗүм, Россияне таркатуда гаепләүләр... Сөйләргә дә ирек бирмичә шаулашулар, ләкин ул шунда үзен көрәшче итеп тотты, аны караган кешеләр татар халкы, Татарстан белән горурланмыйча калмаганнардыр. Ул халык белән аралаша белә. Совет чорын, гади халыкның асылын, мәнфәгатьләрен белгән, аларның проблемаларын чишеп яшәгән, эшләгән кеше. Бу безне генә түгел, киләчәк буыннарны да сокландырыр», – диде Ркаил Зәйдулла.

Ул Фәрит Мөхәммәтшинның бүтән төбәкләрдә дә гаҗәеп абруйга ия булуын ассызыклады. «Алтайга эшлекле визиты вакытында мине дә ияртеп барган иде. Анда да булган абруена шаккаттым, андагы җитәкчеләр аның авызына карап торды. Ул үзенең эшлекле киңәшләрен бирә белә», – диде Ркаил Зәйдулла.

Депутат Фәрит Мөхәммәтшинның балачагында туган телне өйрәнмичә калганын, ләкин соңрак, җитәкче булгач, Дәүләт Советы Рәисе булгач, татар телен өйрәнә башлаганын соклану хисе белән билгеләп үтте. «Разил Вәлиев сөйли иде: төнге бердә дә шалтыратып, «нәзберек» сүзе ничек була» дип сорарга мөмкин иде дип. Төнлә өйрәнеп, көпә-көндез чын татар әдәби телендә сөйли башлаган кеше ул. Аның татар телендәге чыгышларын тыңлап утыру үзе бер эстетик ләззәт бирә», – дип басым ясады Ркаил Зәйдулла.

Ул Фәрит Хәйрулловичның гаилә хәле ягыннан да башкаларга мактарлык, башкаларга үрнәк булырдай шәхес булуын әйтте.

Ркаил Зәйдулла фикеренчә, Фәрит Мөхәммәтшинга хәзер тормыш юлы турында истәлекләр язарга кирәк. «Мемуарлар язарга кирәк дип уйлыйм. Ул китап чыккач, Язучылар берлегенә алырбыз», – дип ярымшаяру белән төгәлләде чыгышын.

Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 19нчы утырышында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Бүләкләү турында указ Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гыйнвар азагында имзаланган булган.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге дәүләт бүләгенә «Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризм үсешенә һәм актив закон чыгару эшчәнлегенә керткән өлеше өчен» лаек булган.

Орденны кабул итеп алгач, Фәрит Мөхәммәтшин барлык утырышта катнашучыларга рәхмәтен белдереп, тормышындагы якын кешеләренең үзе өчен әһәмиятен билгеләп узды.

«Мин тормышта үземне бәхетле саныйм: шундый коллегалар, шундый гаилә, шундый тормыш иптәше, Татарстанның шундый ышанычлы җитәкчеләре янымда булуы белән бәхетлемен. Игелекле эшләр һәм зур уңышлар телим!» –диде Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot