news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшинның кызы Лилия Абашева: Әти башлаган эшен ахырына җиткерә

Дәүләт Советы Рәисенең кызы балачак хатирәләрен искә алды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның кызы Лилия Абашева әтисе турында фикерләре белән уртаклашты. "Әти башлаган эшен ахырына җиткерә", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Милли китапханәдә. Бүген биредә Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлегенә багышланган "Виражи судьбы" китабы тәкъдим ителә.

"Әти гел әти инде ул, зур хәрефтән Кеше. Акыллы, зирәк, гадел, намуслы. Ул безгә үрнәк, эшчән, тырыш, үзе өстендә эшли. Сабыр, безнең яраткан һәм безне яратучы әти. Мин бәхетле, шундый әти-әнием булуыма сөенәм, горурланам", - диде Лилия ханым.

Ул әтисе белән мөнәсәбәтләре бик җылы булуын ассызыклады. "Балачакта әти демонстрацияләргә ала иде. Әлмәттә якшәмбе чаңгы ярышларына бергә бара идек", - дип искә алды. 

"Әти һәр буш минутын гаиләсе, балаларына багышларга тырыша иде, чөнки көн саен эше бик тыгыз иде", - дип белдерде Лилия Абашева.

Фәрит Мөхәммәтшин биш онык бабасы. Дүрт кыз онык, бер малай оныгы бар. Иң олы оныгына - 25, кечкенәсенә 11 яшь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100