Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 19нчы утырышында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Бүләкләү турында указ Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гыйнвар азагында имзаланган булган.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге дәүләт бүләгенә «Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризм үсешенә һәм актив закон чыгару эшчәнлегенә керткән өлеше өчен» лаек булган.
Орденны кабул итеп алгач, Фәрит Мөхәммәтшин барлык утырышта катнашучыларга рәхмәтен белдереп, тормышындагы якын кешеләренең үзе өчен әһәмиятен билгеләп узды.
«Мин тормышта үземне бәхетле саныйм: шундый коллегалар, шундый гаилә, шундый тормыш иптәше, Татарстанның шундый ышанычлы җитәкчеләре янымда булуы белән бәхетлемен. Игелекле эшләр һәм зур уңышлар телим!» –диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз