Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшинга «Динамо-Ак Барс» турында китап бүләк иткәннәр
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Бу хакта ТР Дәүләт советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшинга Казанда туып-үскән, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәүче Дмитрий Емельянов мөрәҗәгать иткән. Дмитрий Емельянов – Казанның «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубының күптәнге җанатары, ул команданың Татарстан башкаласында уза торган төп уеннарына йөри.
Бүген, кабул итү вакытында, Дмитрий Емельянов Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең волейбол клубына багышланган «Казаночка. Динамо - Ак Барс» китабын бүләк итә. Китап язу идеясе Казандагы волейбол матчында булганда туган. Автор Волейбол үзәгендә урнашкан җанатарлар клубының фирма кибетендә клуб турында бер генә басма да булмавы турында сөйләгән.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Казан волейбол командалары турында җанатарлар өчен нинди дә булса әдәбият булмавына игътибар иттем. Һәм шунда миндә «нигә шулай?» дигән сорау туды, – диде Дмитрий Емельянов. – Казан соңгы ун елда илнең волейбол башкаласы булып тора, ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары даими рәвештә титуллар яулый, ә алар турында китаплар юк. Китап язу идеясе шулай туды да».
Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Емельяновка актив гражданлык позициясе һәм Татарстан тормышына битараф булмавы өчен рәхмәт белдерде. «Безнең өчен татарстанлыларның, башка шәһәрләрдә яшәсәләр дә, туган йортлары белән элемтәдә торулары, республика үсеше белән кызыксынулары, аның уңышларын, шул исәптән спорт уңышларын күзәтүләре бик мөһим», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Сезнең, язучы булмасагыз да, безнең волейбол клубы турында китапның авторы булуыгыз сөендерә. Волейбол федерациясенең чираттагы утырышында мин сезнең белән очрашуыбыз турында сөйләрмен».
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз