news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады

19 майда массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан матбугаты көнен бәйрәм итә. Бу көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәме белән котлап, дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстанда матбугат көнен рәсми рәвештә 1998 елдан бирле уздыралар.

Тантаналы очрашу Казан үзәгендәге элеккеге Матбугат йортында булды. Хәзер бу бинада “Ногай” кунакханәсе урнашкан. Беренче катта Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Китап club» милли аш-су рестораны эшли. Бәйрәм тантанасы шул залда үткәрелде.

«Бу урын – Татарстан журналистикасы өчен озак еллар рухи үзәк булып торды: биредә китап нәшрияты, газета һәм журнал редакцияләре эшләде. Бүгенге тантананың әлеге бинада үткәрелүе истәлекле вакыйга», - диде Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат йорты турында.

Тантанада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, ТР Журналистлар берлеге рәисе, «ТНВ» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, шулай ук республика, шәһәр һәм район гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмаларның журналистлары, матбугат хезмәткәрләре катнашты. 

Фото: © Михаил Захаров 

«Татарстан журналистикасы - Россиядә күпчелек критерийлар буенча алдынгыларның берсе. Ул хакимият белән җәмгыять арасында элемтәләрне ныгытырга, милли мәдәни казанышларны сакларга булыша. Безнең республика халык вакытлы матбугатны иң күп укый торган төбәкләрнең берсе булып тора», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Татарстанда 725 гаммәви мәгълүмат чарасы теркәлгән, шул исәптән – 390 басма матбугат (рус телендә - 198 газет һәм 132 журнал, татар телендә – 113 газет һәм 43 журнал), шулай ук «Туганайлар» керәшен газетасы, чуваш телендә 5 газет, удмурт телендә бер газет бар. 

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында бүгенге көндә республикада авыл җирлекләрендә эшләүче почта бүлекләрен яңарту-төзекләндерү проекты башлануын искәртте. Мәсәлән, быел бу 14 райондагы 15 почта бүлегенә кагылачак. Дәүләт Советы Рәисе хәзерге заманда мәгълүмат тарату өлкәсендә Интернет басмаларның, социаль челтәрләрнең үсеше зур роль уйнавын да әйтте. «ТАТМЕДИА» медиа-холдингын уңай мисалга китереп, үткән ел аның карамагындагы барлык матбугат чараларының да социаль челтәрләрдәге аудиториясе 34 процентка үскәнен хәбәр итте.

Быел Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында, «Татмедиа» агентлыгы алдында тармакны цифрлаштыру юнәлшендә тагын да зур бурычлар торганын ассызыклады. Район һәм шәһәр газеталарын да әлеге эшкә кушылырга өндәде. 

Дәүләт Советы Рәисе матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, уртак хезмәт, гражданлык җаваплыгы һәм үз эшенә тугрылык өчен рәхмәт белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100