news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин юристларны Россия Юстиция министрлыгының 220 еллыгы белән котлады

Казанда, Россия Юстиция министрлыгы оештырылуга 220 ел тулуга багышлап, министрлыкның Татарстан буенча идарәсенең тантаналы җыелышы узды. Бәйрәм уңаеннан идарә коллективын һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Казан губерниясенең Сокуры авылында туып үскән күренекле дәүләт эшлеклесе, атаклы шагыйрь Гавриил Державинның Россиядә тәүге юстиция министры булганлыгын искә төшерде. «Ике йөз елдан артыграк вакыт дәвамында әлеге мөһим дәүләт институты илнең бердәм хокукый кырын ныгыту, законлылыкны, хокук тәртибен саклау бурычларын үтәп килә. Татарстан идарәсе, өлкән буыннар салган данлыклы традицияләрне саклап һәм ишәйтеп, күп еллар дәвамында үзенең хезмәт бурычын бик яхшы итеп башкара. Идарәнең Татарстан Юстиция министрлыгы, һәм, әлбәттә инде республика Дәүләт Советы белән нәтиҗәле төстә берлектә эшләве бик мөһим», – дип белдерде сәясәтче.

Фәрит Мөхәммәтшин, җәмгыятьтә юридик хезмәтләргә ихтыяҗның зур булуын искәртеп, август азагында ишекләрен ачкан «Юстиция кварталы»н югары бәяләде. Үзәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко катнашында ачылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot