Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин «Язылу бүләк ит» акциясендә катнашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты. Парламент бинасында башка депутатлар да республиканың социаль учреждениеләре өчен 2026 елның беренче яртыеллыгына яздыру рәсмиләштерделәр.
«Депутатлардан актив ярдәм күрсәтеп, ветераннар, инвалидлар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, социаль учреждениеләр, картлар һәм инвалидлар йортлары, интернатлар өчен яздыруны рәсмиләштерүне сорыйм. Без моны сезнең белән ел саен эшлибез», – диде ул ТР Дәүләт Советының 16нчы утырышында.
Мөхәммәтшин Баулы картлар һәм инвалидлар йорты-интернаты (ул Кырым-Сарай авылында урнашкан) өчен «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына, «Сөембикә» журналына яздыру рәсмиләштерде.
«Без массакүләм мәгълүмат чараларысыз эшли алмыйбыз. Бу да халык, ачык хакимият органы. Шуңа күрә үзебез дә язылабыз һәм үзләре моны эшли алмаган кешеләргә дә яздырабыз, чөнки һәркемнең газета-журнал уку мөмкинлеге булырга тиеш», – дип билгеләп үтте парламент спикеры республика газета-журналлары хезмәткәрләре белән әңгәмәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз