news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләрнең ата-бабаларын искә алып, хәтер чараларын уздыруы бик мөһим

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләрнең ата-бабаларын искә алып, хәтер чараларын уздыруы бик мөһим
gossov.tatarstan.ru

Бүген Казанның Горький исемендәге паркында Мәңгелек ут каршындагы мемориаль комплекста Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында патриотик акция узды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чара Татарстан халыклары ассамблеясе советы яшьләре тарафыннан оештырылган. Бирегә төрле милли-мәдәни автономияләр, яшьләр оешмалары вәкилләре бәйрәмчә милли костюмнарда килгән. Берничә милләт вәкиле Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен куплетларга бүлеп, татар, рус, башкорт, чуваш, удмурт, мордва, мари телләрендә сөйләделәр. Сүз уңаеннан, башкорт телендә сөйләүче – «Интертат» хәбәрчесе Юлай Низаев.

Фәрит Мөхәммәтшин ассамблея яшьләренә мөрәҗәгать итеп, бергәләп яу кырында ятып калган батырларны искә алу чарасының әһәмиятен билгеләп узды. «Республика җитәкчелеге, республика халыклары ассамблеясе исеменнән сезгә актив эшчәнлегегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәргә телим. Без бу көннәрдә Бөек Җиңү бәрабәренә гомерләрен биргән, 1941-1945 еллардагы яу кырыннан исән кайткан җиңүче буынны искә алабыз. Безнең республикада моңа барлык хакимият институтлары, иҗтимагый оешмалар зур игътибар юнәлтә. Без сугышта җиңү яулаган ата-бабаларыбызга хөрмәтебезне белдерәбез», – дип мөрәҗәгать итте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның бик күп төрле милләт кешеләрен үзенә сыйдырган төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. «Татарстан халыклары ассамблеясендә 175 төрле милләт исәптә. Хезмәт мигрантлары күп, республика югары уку йортларында 22 мең чит ил студенты укый. Алар һәммәсе дә безнең тугандаш гаиләдә. Бүген күпләр шушы хәтер чарасына ата-бабаларына мәңгелек дан һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән килгән», – диде ул.

Парламентның Мактаулы Рәисе әйтүенчә, бүгенге кыенлыкларга карамастан, Татарстан һәрдаим актив хезмәттә. Ул республика территориясендә предприятиеләр уңышлы эшләп килүен, төрле юнәлештә җитештерүчәнлек үсеш алуын билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин авыл хезмәтчәннәренең илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә көч куюын ассызыклады. «Авылларда төрле милләт вәкилләре үз халыкларының иң яхшы традицияләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклый. Менә бүген дә сез – милли киемнәрдә, моның өчен рәхмәтемне белдерәм. Җиңү бәйрәме белән!» – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмә барышында яшьләрнең шундый чараларга инициатива күрсәтүенең, авыр сугыш елларын, ата-бабаларының каһарманлыгын искә алуының мөһимлеген әйтте. «Яшь гвардиячеләр үз иленең, республиканың патриотлары булып үсүенә һәм Бөек сугыш елларында илне яклаган һәм саклаган ата-бабалары каһарманлыгына тугры булуына ышанам. Онытырга ярамый! Бөтен Геройларыбыз, сугышта катнашкан ата-бабаларыбыз – һәммәсе истә. Аларны искә алып, рәхмәт әйтеп, үзебез дә яшьләребезне менә шушындый патриотизмга, үзенең илен, торган җирен саклауга өндәгән чара бу», – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин хәтер чарасының тәрбияви ягына басым ясап әйтте. «Йөрәгеннән авырлыкларны үткәреп, яшьләребез шулай тәрбия ала», – диде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Бөек Җиңү көненең һәр гаиләгә катнашы булуын искәртте. «Бер генә гаилә дә бу афәттән читтә калмаган. Ике бабам да сугыштан авыр яраланып, берсе – кулсыз, берсе аяксыз кайттылар. Җиңү ул күп милләтле халык тарафыннан килгән. Бүген махсус хәрби операциядә дә, нинди милләт һәм диндә булуына карамастан, илебез өчен сугышалар. Исән-сау кайтсыннар, тиз генә бу афәтләр бетеп, илебезгә тынычлык килсен иде», – дигән теләген җиткерде.

Бәйрәмдә сугыш темасына төрле җырлар, биюләр белән чыгыш ясадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot