news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләргә һөнәр сайлау өчен махсус сайтлар ясарга тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итә торган махсус платформалар һәм сайтлар булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта парламент башлыгы һәм «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «ТНВ» депутатлар төркеменең һәм хәрәкәтнең югары советының уртак утырышында белдерде.

«Укучылар мәктәпне тәмамлаганнан соң теге яки бу белгечлек турында белми диярлек. Нәтиҗәдә, күп кенә студентлар беренче курстан ук ташлап китә яки вузны бетергәч белгечлек буенча эшләми. Шуңа күрә яшьләрнең укуга һәм хезмәткә мотивациясе түбән була. Моның өчен дәүләт ярдәме белән мәгълүмати челтәрләрдә яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итәрлек махсус платформалар һәм сайтлар булдыру максатлы ярашлы», - диде Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе билгеләп үткәнчә, республика мәктәпләрендә, көллиятләрендә һәм югары уку йортларында яшьләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итә торган хезмәтләр булдырылган. Шулай ук төбәктә вакансия ярминкәләре дә оештырыла.

«Иң мөһиме, мондый эш системалы характерда булсын. Мәктәп һәм югары уку йортлары педагогларының укучыларны профориентацияләү белән шөгыльләнүен истә тотарга кирәк. Әмма объектив сәбәпләр буенча, заманча җитештерү турында күзаллау чикләнгән», - диде парламент җитәкчесе.

Цифрлаштыру - ул глобаль тенденция, аңа көндәшлеккә сәләтле икътисад үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән барлык илләр дә килә, дип өстәде ул. «Дүртенче технологик революция производстволарны яңадан ориентацияләүгә һәм бөтен җирдә цифрлаштыруга гына түгел, хезмәт базарындагы җитди үзгәрешләргә дә китерде. Эшчәнлекнең күп кенә яңа төрләре барлыкка килде», - диде Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, яңа икътисади һәм технологик шартлар гражданнар тарафыннан төп компетенцияләрне үзләштерүдә һәм массакүләм цифрлы грамоталылыкны тәэмин итүдә инновацион алымнар таләп итә. «Аңлашыла, бу – нигездә, яшь һәм перспективалы кешеләр эше, - диде ул. - Бүген эш бирүчеләргә югары белем турында диплом гына җитми. Югары уку йортында алган һөнәр яки белгечлекләр генә түгел, ә күнекмәләр һәм компетенцияләр дә мөһим».

Парламент башлыгы сүзләренчә, профориентация программасы «мәктәп - югары уку йорты - эш бирүче» линиясеннән аерылса, бер үк вакытта нәтиҗәле һәм универсаль була алмый. «Башкача әйткәндә, базар бер төрле белгечләрне таләп итә, ә һөнәри һәм югары белем бирү системасын башкаларны әзерли торган вазгыять тудырмау мөһим. Мондый бурычларны хәл итү өчен Россия Хөкүмәте «Россия Цифрлы икътисад» илкүләм программасы формалаштырды», - диде ул.

Яңа таләпләргә бәйле рәвештә программа шул исәптән импортны алмаштыру проектларына финанслауны җәлеп итү срокларын кыскартуга һәм иминлекне тәэмин итүгә юнәлдереләчәк, дип аңлатты ул. Әмма программаның төп максатлары һәм бурычлары үзгәрешсез калачак.

"Программа 2024 елга кадәрге чорга цифрлы икътисад үсешенең биш база юнәлеше кысаларында максатларны һәм бурычларны билгели. Программа составына ун федераль проект керде, шул исәптән аларның берсе - "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" Иннополис университетында гамәлгә ашырыла", - дип йомгаклады Мөхәммәтшин.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100