Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Яшел Үзән халкы Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Яшел Үзән халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бик зур өлеш кертте. Яшел Үзән оешмалары эше бүген дә үрнәк булып тора, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең халык программасын тормышка ашыру комиссиясенең күчмә утырышында.
«Бөек Ватан сугышы елларында фронт сезнең продукцияне көткән. Бу өлкән буынның батырлыгы, бөек казанышы, алар үзләре ач-ялангач булса да, фронтка ярдәм иткән, мөһим бурычлар үтәгән. Сез Җиңүгә бик зур өлеш керттегез. Бүген дә шундый ук режимда хезмәт куясыз», – диде парламент башлыгы.
Яшел Үзән оешмалары продукциясенә бүген дә ихтыяҗ зур, диде Мөхәммәтшин. Моннан тыш, шәһәрдә яшьләр белән патриотик тәрбия буенча эш тә җайга салынган, диде ул.
«Шуңа күрә мин Татарстанның киләчәге искиткеч булачак дип ышанам. Без алга таба да алдынгылар сафында булачакбыз. Махсус операция барган, санкцияләр гамәлдә булган катлаулы шартларда да республика үз мөмкинлекләрен күрсәтә. Күпмилләтле халкыбыз Россия җитәкчелеге куйган бурычларны дус-тату булып хәл итә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы булуын да искәртте. Аның сүзләренчә, бу көнгә багышланган бөтен чараларны да тиешле дәрәҗәдә уздырырга кирәк.
«Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре исән вакытта аларны кайгыртырга, аларга булышырга кирәк. Ул катлаулы сугыш еллары турында онытырга ярамый», – дип ышана Дәүләт Советы Рәисе.
Гыйнвар аенда Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде, дип өстәде район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Михаил Афанасьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз