Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин яшь казанлының Яңа ел теләген үтәде
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин метро машинисты ролендә булырга хыялланган уналты яшьлек Илдар Хәлиевнең Яңа ел теләген үтәде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзенең хыялы турында укучы «Теләкләр чыршысы»Бөтенроссия хәйрия акциясе сайтында язган. 24 декабрьдә Татарстан парламенты башлыгы Дәүләт Советы холлындагы чыршыдан Илдарның открыткасын алды. Илдар – мөмкинлекләре чикләнгән тугызынчы сыйныф укучысы, әти-әнисе һәм сеңлесе белән Казанда яши. Илдарның үзен метро машинисты ролендә сынап карау теләге ул беренче тапкыр Җир асты транспортында йөргәннән соң барлыкка килә һәм шуннан бирле метрополитен темасы белән мавыга башлый.
Бүген, 61 нче мәктәптә дәресләр тәмамлаганнан соң, Илдарны әнисе Гөлназ Хәлиева белән «Яшьлек» метро станциясендә Казан метрополитены хезмәткәрләре каршы алды. Укучы метро вагонында «Әмәт» станциясенә кадәр барды, электр составының хәрәкәтен һәм транспорт эшенең үзенчәлекләрен күзәтте.
Илдарга Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Илдар Дәүләт Советы Рәисенә һәм чараны оештыручыларга хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз