news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлекчәсен 20 еллыгы белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлекчәсен 20 еллыгы белән котлады
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлекчәсен 20 еллыгы белән котлады. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, әлеге оешма республикадагы иң эре һәм абруйлы яшьләр берләшмәләренең берсе булып тора. Хәрәкәт кадрлар һәм оештыру эше буенча, шулай ук округ һәм федераль дәрәҗәдә үз позицияләрен ныгыта алды, ди ул.

«Республикабызның барлык шәһәр һәм районнарында «Яшь Гвардия»нең җирле штаблары эшли, алар 3,5 мең егет һәм кызны берләштерә. Бу – безнең активыбыз: креатив, амбицияле яшьләр, Татарстан һәм Россиянең киләчәге», – дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Ул оешманың заман таләпләренә һәм яшьләрнең ихтыяҗларына туры килеп үсүен әйтте. Мисал итеп 20 елда хәрәкәт тормышка ашырган проектларны китерде: «Безнең заман герое» премиясе, Кечкенә геройлар форумы, «Политзавод», шулай ук пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендә белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән бушлай белем бирү платформасы — «Тулпар академиясе».

Мөхәммәтшин аерым игътибарны «Без бергә» гуманитар штабы эшенә юнәлтте. Аның сүзләренчә, яшь гвардиячеләр Донбасстагы тыныч халыкка, Татарстан шефлык иткән шәһәрләр — Лисичанск һәм Рубежноега, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирә.

«2022 елның февраленнән штаб көче белән махсус хәрби операция зонасына 300 тоннага якын гуманитар йөк җибәрелде. Әлбәттә, «Яшь Гвардия» – «Бердәм Россия»нең стратегик кадр ресурсы», – диде ул.

«Яшь гвардиячеләрнең бердәм отрядын оешманың 20 еллыгы белән котлыйм. Уңышлар, яңа якты фикерләр һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим!» – дип йомгаклады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot