news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Халыклар бердәмлеге көне патриотлыкның традицияләрен гәүдәләндерә

Фәрит Мөхәммәтшин: Халыклар бердәмлеге көне патриотлыкның традицияләрен гәүдәләндерә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Котлауны ул телеграм-каналына урнаштырды.

Ул ассызыклаганча, илебез тарихының иң авыр чорларында да күпмилләтле халыкның бердәмлеге һәм татулыгы илнең алга таба үсешен билгеләүче көч булып калды.

«Халыклар бердәмлеге көне - без бүген билгеләп үткән дәүләт бәйрәме буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне, патриотлыкны һәм иҗатның гасырлар буе дәвам иткән традицияләрен, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыкларын һәм хезмәт казанышларын гәүдәләндерә», - дип язган мөрәҗәгатендә Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Халыклар бердәмлеге көне аерым әһәмияткә ия, биредә 175 милләт һәм төрле конфессия вәкилләре тату һәм килешеп яши. Аның сүзләренчә, нәкъ менә Халыклар дуслыгы республиканың барлык уңышлары һәм казанышларының нигезе, ә кешеләр арасындагы үзара аңлашу һәм ышаныч – аның төп кыйммәтләре.

Парламент җитәкчесе шулай ук бай тарих, мәдәният, рухи һәм әхлакый нигезләргә булган хөрмәт Татарстан һәм бөтен ил халкын берләштерүен ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot