news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара парламентаризм көне белән котлады

Бүгенге дәүләтләрнең сәяси системасында һәм конституциячел механизмнарында закон чыгару хакимияте аерым урын алып тора. Хәзерге көндә территориаль вәкиллекнең роле көчәя, чөнки нәкъ менә төбәк парламентлары, вәкиллекле җирле үзидарә органнары хакимиятне кешеләргә якынайту, халык мәнфәгатьләрен турыдан-туры яклау өчен куәтле инструмент булып тора. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара парламентаризм көне уңаеннан котлавында шундый фикер салынган.

«Россиянең иң яңа дәүләтчелеге чорында ил парламентаризмы, хакимиятләр бүленү системасының аерылгысыз атрибуты һәм халык хакимиятенең ныклы нигезе буларак, олы юл узды. Илнең Төп Законына 2020 елда кабул ителгән төзәтмәләр Россия Федерациясе суверенитетын, аның халыкара мәйданда мәнфәгатьләрен яклау, шул исәптән парламент ярдәмендә дә, мөмкинлекләрен сизелерлек ныгытты. Дәүләтнең социаль функциясен алга таба да көчәйтү, уңайлы инвестицион һәм эшлекле мохит булдыру, гражданнар арасында тынычлык һәм милләтара татулыкны ныгыту өчен алшартлар тудырды.

Татарстан Республикасы, вәкиллекле демократиянең төп принципларын эзлекле рәвештә гамәлгә ашырып, үзгәрешләр һәм мөһим социаль-икътисади нәтиҗәләргә ирешү юлыннан нык адымнар белән бара. Республиканың халык вәкилләре законнар базасын камилләштерү буенча актив һәм бердәм эш алып бара, төбәкнең динамик үсешенә, тормыш сыйфатын арттыруга, шәхеснең ирекле үсеше өчен уңайлы хокук мохите булдыруга юнәлдерелгән әһәмиятле норматив документлар кабул итә.

Хөрмәтле татарстанлылар! Халыкара парламентаризм көнендә Сезгә барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр, ә барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатларына актив һәм алга карап эш итүне һәм Ватаныбыз хакына парламент хезмәтендә зур уңышлар телим!» – диелә котлау текстында.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100