Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: «Халык программасы» Татарстанда 85 процентка үтәлде
«Бердәм Россия» партиясенең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан дүрт ел элек кабул ителгән «Халык программасы» Татарстанда 85 процентка үтәлгән. Бу хакта партия съездында журналистларга ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
«Халык программасы» Татарстанда 85 процентка үтәлгән. Ни өчен 100 түгел? Кайбер мәсьәләләр күбрәк вакыт һәм өстәмә финанслау таләп итә, әмма без алар өстендә алга таба да эшләргә әзер. Республиканың яңа программага керткән тәкъдимнәре хупланыр дип уйлыйм», – дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, «Халык программасы» бу дүрт ел эчендә Татарстанда бик күп проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз