news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә аша фронтовиклар белән аралашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Ветеранга шалтырату» партия акциясендә катнашты. Парламент башлыгы видеоэлемтә аша Чаллы шәһәреннән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты һәм аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

«Җиңү көне алдыннан ветераннар белән мондый очрашу үткәрү «Бердәм Россия»нең инде күркәм гадәтенә әверелде. Мин сезнең биографиягез белән таныштым. Сез – атаклы кешеләр. Сез 1941-1945 еллардагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкансыз. Хезмәт фронтында да югары нәтиҗәләр күрсәткәнсез. Без моның өчен сезгә рәхмәт әйтәбез», - диде Мөхәммәтшин фронтовикларга.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар саны елдан-ел кими. «Үзегезне саклагансыз, анысы әйбәт. Әле тагын күп еллар сафта булуыгызны телисе килә. Чөнки без яшьләрне сезнең үрнәктә тәрбиялибез», - дип искәртте ул.

Парламент башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарының «авыр елларда һәм тыныч вакытта Ватанга хезмәт итү үрнәге» булуын билгеләп үтте.

«Туган илеңне менә шулай яратырга, үзеңне жәлләмичә аны якларга кирәк. Сез безгә бик тә кирәк, чөнки сез – легендар кешеләр. Сез сугышның нәрсә икәнен үз күзләрегез белән күреп беләсез. Батырлыгыгыз алдында баш иябез. Сезнең үрнәк – бәяләп бетергесез. Сез – безнең заман геройлары», - дип искәртте ул.

Мөхәммәтшин хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның «Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә туган ил алдындагы бурычын үтәвенә ышанычын белдерде».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100