news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Вакыт халыкны берләштерүнең дөрес инструменты табылуын күрсәтте

Татарстан халыклары ассамблеясе республика халыкларының күпмилләтле хәрәкәтен берләштерүнең чын үзәгенә әверелде. Бу хакта парламент җитәкчесе һәм Татарстан Халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин оешманың 30 еллыгына багышланган киңәйтелгән утырышында белдерде.

«30 ел элек сайланган милли иҗтимагый оешмалар белән төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары арасындагы хезмәттәшлек юлы үзен тулысынча аклады, - диде Дәүләт Советы Рәисе. - 173 милләт вәкиле тыныч яшәгән һәм үскән җиребез элек-электән чын туганлык һәм татулык җепләре белән үзара тыгыз бәйләнештә булган күп кенә этнослар өчен ватаны булды».

Татарстанда төрле милләт кешеләренең күпгасырлар бергә яшәве «күптөрлелектә бердәмлек» милләтара багланышларның уникаль формуласын эшләп чыгарды, дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин. Болар барысы да телләр һәм мәдәниятләрнең баюына, үзара аңлашу һәм хезмәттәшлекнең тирән традицияләрен формалаштыруга ярдәм итте, дип өстәде ул.

Парламент җитәкчесе ассамблея булдыру турында соңгы карар Татарстанга Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның визиты вакытында кабул ителүен искәртте. Ул, аерым алганда, Казахстан халкы ассамблеясе оештырган ил тәҗрибәсеннән файдаланырга тәкъдим итте.

«Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдимне хуплады һәм Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясен төзүдә башлангыч нокта булды. Республикада киң иҗтимагый этномәдәни хәрәкәткә 1992 елның 23 маенда узган Татарстан халыкларының беренче съезды нигез салды», - дип дәвам итте Ассамблея советы рәисе.

Съезд резолюциясе нигезендә яңа оешма - Татарстанның милли-мәдәни җәмгыятьләре ассоциациясе оештырылды һәм 1992 елның көзендә аның уставын әзерләү һәм раслау тәмамланды. «Вакыт күрсәткәнчә, республиканың күпмилләтле халкын берләштерүнең дөрес инструменты табылган, ул милли үзаң энергиясен уртак йортыбыз иминлегенә юнәлтергә ярдәм иткән», - дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ассамблея 36 милләттән торган 257 милли-мәдәни оешманы берләштерә. Республиканың шәһәр һәм районнарында ике филиал һәм 36 вәкиллек эшли.

ТР Дәүләт Советы Рәисе ассамблеянең грант конкурсларында уңышлы катнашуын һәм соңгы 11 елда республика Хөкүмәтенең 42 миллион сумга якын 127 грант отуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100