news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Узган ел җиңел булмады, әмма Татарстан имтиханны тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин: Узган ел җиңел булмады, әмма Татарстан имтиханны тапшырды
Владимир Васильев / «Татар-информ»

Узган ел Татарстан өчен генә түгел, гомумән, Россия өчен, шулай ук башка күп кенә дәүләтләр өчен дә авыр булды. Әмма республика имтиханны тапшырды, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә.

«Авырлыкларны кичтек, һәм безнең икътисад уңышлы эшли. Узган ел нәтиҗәләре буенча үсешне ныгытабыз. Әгәр дә кемдер моны җиңел булган дип уйлый икән, ул ялгыша. Күп кенә профилактик чаралар күрелде, ул авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирде. Һәрхәлдә, дустанә булмаган илләрнең Россиягә китергән кыенлыкларын киметү өчен. Елны без тынычлыкта, дус һәм тату яшәдек», – диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин 2024 елга дефицитсыз бюджет кабул ителүен ассызыклады. Республика җитәкчелеге әлеге проектны озак тикшерде. «Керемнәрнең ниндидер артуына өметләнү мөмкинлеген калдырмадык. Бер яктан, бу — безнең саклык, икенче яктан — ышаныч. Әгәр өстәмә керем алмасаң, ниндидер проектны кисәргә кирәк булачак», — дип аңлатты ул.

Нәтиҗәдә, Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, программа һәм чаралар ягыннан бюджет баланста формалаштырылган. Алар алдан федераль үзәк белән тикшерелгән. «Безне бу бюджетның реаль булачагына ышандырдылар, әмма аның өстендә бик тырышып эшләргә кирәк», – диде ул.

Депутатлар эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм булды, дип сөйләде спикер. Мәсәлән, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе линиясеннән Луганск Халык Республикасына махсус хәрби операция башланганнан бирле 2 мең тоннадан артык гуманитар йөк, 133 йөк машинасы җибәрелгән.

Узган ел Дәүләт Советы тарафыннан 138 республика законы кабул ителгән, шуларның 20се — төп законнар. Мөхәммәтшин социаль әһәмияткә ия булганнарын аерым билгеләп үтте. Алар — махсус хәрби операциядә катнашкан ятим балаларга торакка өстенлекле хокук; гаилә әгъзасының берсе махсус хәрби операциядә катнашкан булса, күпбалалы гаиләләргә бушлай җир бирү, бушлай юридик ярдәм һәм башка законнар.

Парламент эшчәнлегенең төп юнәлеше — гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү булып кала, дип өстәде ул. Узган ел 3,6 мең мөрәҗәгать кабул ителгән.

Дәүләт Советы Рәисе 2024 ел Россиядә — Гаилә елы, ә Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүен искәртте. «Без Россия Президенты Владимир Путинның Гаилә елын игълан итү тәкъдимен хупладык. Чөнки гаилә — җәмгыятебезнең нигезе, ул теләсә кайсы дәүләт, республика, һәр территория, субъект кыйммәте», – дип нәтиҗә ясады ул.

Дәүләт Советының якынча планында быел 23 республика законы проекты исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100