news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты итеп Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде

Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты итеп Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп республика парламентының элеккеге Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын 3 апрельдә үк тапшыру турында карар кабул итте. Шәфигуллин «Бердәм Россия» төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның республика исемлегенә кергән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин депутат мандатын һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен 17 мартта VII чакырылыш республика парламентының 19 нчы утырышында игълан итте. Хәзер ул ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

«Таттелеком»ның элеккеге генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин элек өч тапкыр Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды (IV, V һәм VI чакырылыш), ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкләде. РФ атказанган элемтә хезмәткәре, ТР атказанган икътисадчысы һәм халыкара элемтә академиясе академигы.

news_right_1
news_right_2
news_bot