news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга ата-аналар белән эшне яңа дәрәҗәгә күтәрергә киңәш итте

Балаларны олы тормышка әзерләүдә ата-аналарның роле –  мәгариф системасының төп бурычы, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу турыда ул «Без – Россия гражданнары» парламент дәресенә әзерлек кысаларында педагоглар белән очрашуда әйтте. Ул укытучыларга «ата-аналар белән эшне яңа дәрәҗәгә күтәрергә» киңәш итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Гаилә – безнең җәмгыятьнең мөһим фундаменталь институты. Мин гаиләнең балаларны тәрбияләү өчен җаваплылыгын арттыру турында сөйләүчеләрдән. Үз Ватаныңа, халкыңның гореф-гадәтләренә, Россиягә  мәхәббәтне, Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәтне ныгыту мөһим. Тәрбияне шуның белән үстерергә кирәк. Мәктәп укучыларын шундый патриотлыкка өндәргә кирәк. Мәктәптән рухи, патриотик тәрбия таләп итәргә, әмма җаваплылык башлангычтан ук гаиләдә булырга тиеш», – диде парламент җитәкчесе.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә педагогның ролен күтәрү һәм укытучының аерым статусы хакында закон турында фикер алышалар, ул «укытучыларга үсеп килүче буынны тәрбияләүдә иркенрәк һәм җаваплы эшләргә ярдәм итәчәк».

«Яшьләргә дөрес ориентирлар сайларга, гармонияле шәхес формалашуга ярдәм итүче педагогик җәмгыятьнең, укытучыларның һәм остазларның роле сизелерлек арта. Законнар дәрәҗәсендә бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирелә. Балаларның рухи, әхлакый үсеше, аларда патриотлык, гражданлык, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү зарурлыгы яңартылган Россия Конституциясендә чагылыш тапты», –  диде ул.

Соңгы елларда традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча федераль дәрәҗәдә җитди юнәлеш билгеләнде. Россия Президенты Владимир Путин карары белән дәүләт сәясәтенең шул турыдагы нигезләре расланды, дип өстәде Дәүләт Советы Рәисе.

Очрашу ахырында Мөхәммәтшин укытучыларның катлаулы һәм җаваплы миссия үтәвен билгеләп үтте. «Белем һәм тәҗрибә тапшыралар, үз көчләрен куялар, һәр балада салынган талантларны ачалар», - диде ул. «Һәм бу әһәмиятле эшчәнлекне сез зур фидакарьлек, сайланган эшкә мәхәббәт белән башкарасыз. Чынлыкта, сездә үсеп килүче буынга йогынты ясау өчен көч, уникаль мөмкинлек бар. Һәр мәктәп, һәр чыгарылыш сыйныф укучысы белән горурланыр өчен, мөмкинлекләрегездән тулысынча файдаланыгыз», – дип йомгаклады ул.

Татарстанның барлык мәктәпләрендә 1 февральдән 18 февральгә кадәр «Без — Россия гражданнары» дигән парламент дәресләре узачак. Аларның республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланачагын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100