news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин туган көнендә котлаулар кабул итә

Фәрит Мөхәммәтшин туган көнендә котлаулар кабул итә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә. Күпьеллык стажы булган, өч дистә елдан артык республика парламенты җитәкчесе булып торган сәясәтче хезмәттәшләреннән һәм югары дәрәҗәле затлардан җылы рәхмәт сүзләре һәм теләкләр ала. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент җитәкчесен беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Яңа чакырылышта депутат-хезмәттәшләрегез Сезгә кабат республика парламентында рәислек итүне ышанып тапшырды, бу сезнең искиткеч идарә итү, һөнәри һәм шәхес сыйфатларыгызның тагын бер дәлиле булды. Сезнең ныклы абруегыз, шулай ук көчегезне тулысынча куеп югары дәрәҗәдә эшли белүегез Татарстан депутатлары корпусының бердәм һәм нәтиҗәле эшенең ышанычлы нигезе булсын», - дип ассызыклаган Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасында.

Республика лидеры шулай ук ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм куелган максатларга ирешүен теләде.

Котлау телеграммалары субъектларның дәүләт хакимияте органнары закон чыгару (вәкиллекле), федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән, Россия Федерациясе төбәкләре башлыкларыннан, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларыннан, чит дәүләтләр дипломатик вәкиллекләренең Казанда аккредитацияләнгән җитәкчеләреннән килүен дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot