news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Торак төзелешен авыл җирлегендә үстерәчәкбез

Авыл җирлегендә яшәүчеләрне саклап калу өчен, Татарстан биредә торак төзелешен арттырырга планлаштыра. Бу хакта Арча районы Советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Зур шәһәрләрдә торак күп төзибез. Дөрес, хәзер моңа бераз тәнкыйть белән карый башладык. Авыл халкын саклап калу өчен төзелешне авыл җирлегендә арттырачакбыз», — диде парламент башлыгы. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Мөхәммәтшин искәрткәнчә, узган ел республикада 3,3 млн кв метр торак файдалануга тапшырылган. «Татарстан файдалануга тапшырылган торак күләме ягыннан Россиядә беренче позицияләрдә тора», — дип ассызыклады ул.

Арча районының 2023 елгы нәтиҗәләрен бәяләп, Дәүләт Советы Рәисе аларны, тулаем алганда, уңай, дип атады. «Күп эшләнгән. Билгеле, икътисадка кагылышлы санкцияләр аркасында ел җиңел булмады. Ләкин күп күрсәткечләр уңышлы үтәлгән. Дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Алынган акчалар район файдасына максатчан кулланыла», — диде ул.

Парламент башлыгы сүзләренчә, Татарстан муниципалитетларының социаль-икътисади үсеше рейтингында Арча районы узган ел уңай динамика күрсәтте, 38 нче урынга күтәрелде. 2022 елда район 43 нче позициядә булган. Үзләрендә җитештерелгән товарның җибәрелгән күләме 2022 ел белән чагыштырганда 7,4 млрд сумга арткан. Сәнәгать җитештерү индексы нык үскән — 138,6 процентка, дип белдерде спикер.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, муниципалитетта җан башына акчалата керем республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Мәсәлән, 2023 елның тугыз аенда ул 24,6 мең сум (40 нчы урын) тәшкил иткән, ә тулаем республика буенча ул — 48 мең сум.

«Сезнең потенциал зур. Үсеш өчен мөмкинлек бар. Хезмәт хакын күтәрмисез икән, халык башка производствога китәчәк, хәтта яшәү урынын да үзгәртәчәк», — дип кисәтте Мөхәммәтшин. Ул шулай ук районда төп капиталга инвестицияләр кимүе теркәлгәнен билгеләп үтте. 2023 елның тугыз аенда бу күрсәткеч 3 млрд сум тәшкил иткән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул 20 процентка кимегән.

«Барлык авыл районнары өчен уртак бәла — халыкның кими баруы һәм картаюы. Сездә 115 кеше тәшкил итә. 2018 елда 89 булган. Юл-транспорт һәлакәтләре өстәлә. Үлүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җирлек юлларында килеп чыккан», — дип белдерде парламент башлыгы.

Узган ел Арча районында зыян күрүчеләр белән 35 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кеше үлгән һәм 53 кеше имгәнгән. Мөхәммәтшин юлларның авария хәлендәге участокларын вакытында төзекләндерергә, юл эшләрен башкаруны, пассажирлар һәм мәктәп транспорты иминлеген контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

Утырыш башланганчы, Дәүләт Советы Рәисе Габденнасыйр Курсави исемендәге күп профильле лицейда булды. Объект 2023 елның сентябрендә кулланылышка тапшырылган. 500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзү авыл җирлеге өчен уникаль проект була. Мәктәп бинасы өч катлы. Биредә сигез башлангыч сыйныф кабинеты, озын көн төркемнәре өчен ике уен бүлмәсе, түгәрәкләр өчен кабинет бар. Югары сыйныфлар 18 уку кабинетында белем ала.

Технология дәресләре өчен хезмәткә өйрәтү остаханәсе, кулинария кабинеты, кисү һәм тегү кабинеты җиһазландырылган. Моннан тыш, спорт залы, 250 урынлы ашханә, 200 урынлы актлар залы, ике уку залы, логопед һәм педагог-психолог кабинетлары бар.

«Мондый мәктәп булуына шатландым. Укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре — бәхетле кешеләр. Районда халык иҗатының төрле юнәлешләренә ярдәм итүче инициатив төркем бар. Мәктәптә дә моңа игътибар иткәннәр, түгәрәкләр оештыралар», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100