Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентлары башлыклары медиарейтингында өченче урынны алды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Федерация субъектлары закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында өченче урынны алды. Бу хакта рейтингны әзерләгән «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.
Мондый нәтиҗәгә ирешергә сәясәтче катнашкан берничә вакыйга ярдәм итте. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш төбәк парламентының беренче сессиясендә янә үз вазифасына сайланды. Аңа кадәр ул Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Моннан тыш, Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXVI конференциясен үткәрде. Ул шулай ук «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале ачылышында чыгыш ясады.
Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов медиарейтингның лидеры булды. Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены Рәисе Александр Бельский - икенче урында.
Дагыстан Халык Җыены җитәкчесе Заур Аскендеров (+41 позиция), Ярославль өлкә Думасы башлыгы Михаил Боровицкий (+36), Луганск Халык Республикасы Халык Советы җитәкчесе Денис Мирошниченко (+32) һәм Херсон өлкә Думасы башлыгы Татьяна Томилина (+32) да рейтингта үз позицияләрен сизелерлек яхшыртты.
Шул ук вакытта, рейтингка Тула һәм Саратов өлкәләре вәкилләре дә керде. Тула өлкә Думасының элеккеге Рәисе Николай Воробьев сентябрьдә – сенатор, ә Саратов өлкә Думасы спикеры Михаил Исаев Энгельс районы башлыгы булды. Аларга алмашка килүчеләр октябрь аенда гына сайланды.
Рейтинг «Медиалогия» системасының гаммәви мәгълүмат чаралары базасы нигезендә 97 меңнән артык чыганакны (ТВ, радио, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ГМЧ) үз эченә алган Россия гаммәви мәгълүмат чаралары буенча төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз