news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның ватандашлар белән эшчәнлеге югары бәяләнә

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның ватандашлар белән эшчәнлеге югары бәяләнә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның ватандашлар белән хезмәттәшлек буенча ведомствоара системалы эше федераль дәрәҗәдә югары бәяләнә. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында республика парламенты җитәкчесе һәм әлеге совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Республика делегациясенең Россия ватандашларының сигезенче Бөтендөнья Конгрессында катнашу нәтиҗәләре буенча безнең адреска Ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясенең җаваплы секретаре, ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Геннадий Овечкодан хат килде. Ул форумда эчтәлекле катнашуыбыз өчен рәхмәт белдерде», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясе субъектларының берсе, анда ватандашлар белән багланышлар аеруча интенсив бара. Ул ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакировтан Республика исеменнән Ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясендә катнашуын дәвам итүен сорады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ватандашлар белән хезмәттәшлек итү буенча зур эш алып бара, диде парламент җитәкчесе. «Федерация субъектларына һәм чит илләргә күпсанлы командировкалар вакытында Рөстәм Нургалиевич татар җәмгыятьләре активы белән җылы формаль булмаган шартларда аралашырга һәрвакыт вакыт таба», – дип ачыклык кертте ул.

Мөхәммәтшин искәрткәнчә, киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. БДБ илләре лидерлары 2022 елның октябрендә Астана саммитында 2025 елны Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы дип игълан итәргә карар кабул иттеләр, дип өстәде ул.

«Безнең Координацион совет дәрәҗәсендә дә ел чараларында актив катнашырбыз дип уйлыйм. Өстәвенә, Дәүләт Советына Юлламасында республика Рәисе Татарстанда 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте», - диде парламент җитәкчесе.

Бөтендөнья татар конгрессы 512 иҗтимагый оешманы берләштерә, шул исәптән 47 илдә 149 оешма, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев.

Утырышта шулай ук ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100