news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләренә кубоклар тапшырды

Бүген Казанның Волейбол үзәгендә Татарстан Мәктәп волейбол лигасының 2021/2022 еллар сезоны финалы булды. Яшүсмерләр арасында - Кайбыч районының Евгений Геннадьевич Тутаев исемендәге Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, ә кызлар арасында Теләче районының Шәдке урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре җиңү яулады. Чемпионнарга кубокларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

«Бүгенге көндә Мәктәп волейбол лигасы – чын мәгънәсендә волейбол гаиләсе ул. Балалар, ата-аналар, укытучылар, тренерлар, судьялар, профессиональ клублар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары укучыларны волейбол аша спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү тирәсендә берләшә.

Тиздән барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме узачак, ә бу финал – шушы сезондагы лиганың катнашучылары өчен дә үзенчәлекле чыгарылыш кичәсе. Зыялы һәм командалы уен - волейбол уйный белү сезне тагын да сәламәтрәк һәм яхшырак итте», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елда кабул ителгән мәктәп спортын үстерү федераль программасы буенча мәктәп укучыларын берләштерә торган лигалар булдыру күздә тотыла, Татарстанда исә моны дүрт ел элек үк гамәлгә ашырдылар.

Бу сезонда ТР Мәктәп волейбол лигасында республиканың төрле белем бирү учреждениеләреннән 4 меңгә якын команда катнашты. Барлыгы 7 меңнән артык матч үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100