news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның күп балалы гаиләләренә рәхмәт белдерде

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Г.Камал исемендәге яңа театр мәйданчыгында «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестивале кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче алты гаиләгә микроавтобус ачкычлары тапшырды.

«Сез – бәхетле кешеләр. Безнең республика эстафетаны кабул итеп, олы тормыш юлына аяк баскан яшьләр белән тулылана. Татарстанда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Без үз төбәгебез белән горурланабыз. Күп балалы гаиләләр булганыгыз өчен җәмәгатьчелек бик рәхмәтле. Балаларга сәламәтлек, яхшы тәрбия телим. Ә сез барлык яшь гаиләләр өчен ориентир булып калыгыз», – дип мөрәҗәгать итте күп балалы гаиләләргә парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин һәр гаилә белән җылы аралашты һәм ачкычлар тапшыру тантанасына килгән балаларның саны белән сокланды – алар өлкәннәргә караганда күп тапкыр күбрәк иде.

«Бу – безнең өчен бик мөһим бүләк. Әгәр элек каядыр бару өчен берничә рейс ясарга кирәк булса, хәзер без бергә сәяхәт итә алачакбыз. Республикабыз матурлыгын күрергә уйлыйбыз», - диде ачкыч алган гаилә башлыкларының берсе.

Бүгенге көндә Татарстанда 60 меңгә якын күп балалы гаилә яши, аларда 200 меңнән артык бала тәрбияләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot