news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның киләчәге яшьләр белән хәзер ничек эшләвебезгә бәйле

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның киләчәге яшьләр белән хәзер ничек эшләвебезгә бәйле
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстанның киләчәге яшьләр кулында, шуңа күрә яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирү аеруча мөһим. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул турыда әйтте. «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов шул хакта яза.

«Безнең өчен, республиканың бүгенге җитәкчелеге өчен, Яшьләр эшләре министрлыгы эше гади кызыксыну гына түгел. Без Татарстанның киләчәге яшьләрдә икәнен аңлыйбыз. Ул безнең кемне тәрбияләвебезгә, яшьләр белән инде бүген үк ничек эшләвебезгә бәйле. Мин бу перспективаларга ышаныч белән карыйм. Яшьләребезнең белемле генә түгел, ә туган республикабызга карата патриотик юнәлештә тәрбияләнүенә дәлилләр күп», — диде парламентарий.

Ул быел Татарстанда патриотизм турында закон кабул ителүен искәртте. Мөхәммәтшин яшьләр оешмалары лидерларын тирә-юньдәгеләргә тәэсир итәргә, яшьләрне Россиягә дустанә булмаган илләрдән килгән провокацияләр йогынтысыннан якларга чакырды.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының эш йомгаклары турында ведомство башлыгы Ринат Садыйков хисап тотты. Аның докладының бер пункты нәкъ менә 2030 елга кадәр республикада яшьләр сәясәтенең яңа стратегиясен эшләү турында булды.

«Алдагы 5 елга яшьләр сәясәтенең фундаменталь стратегиясен эшләүне беренчел бурыч итеп күрәбез. Ә аны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен 2030 елга кадәр конкрет гамәлләрнең ведомствоара планын формалаштыруны принципиаль әһәмияткә ия дип саныйбыз. Ул заманча таләпләргә, илнең милли мәнфәгатьләренә һәм республиканың өстенлекле бурычларына җавап бирергә тиеш», — дип хәбәр итте министр.

Стратегиянең төп максаты яшьләрнең тормыш сыйфатын яхшырту булырга тиеш: мәшгульлек, матди муллык, сәламәтлек, мәгариф, мәдәният һәм иминлек. Садыйков сүзләренчә, моның өчен барлык министрларның, шәһәр һәм район башлыкларының, югары уку йортлары ректорларының, урта махсус уку йортлары җитәкчеләренең, предприятиеләрнең һәм иҗтимагый хәрәкәт лидерларының реаль катнашуы кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot