Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның 2026 елга бюджеты социаль юнәлешле булып калачак
Татарстанның 2026 елга һәм 2027-2028 елгы планлы чорга бюджеты турындагы закон проекты җәмәгатьчелек катнашында парламент тыңлауларын узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин телеграм-каналында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, бюджет проекты баланслы һәм социаль юнәлешле булып кала.
«Акчаларның 90 процентка якын өлеше дәүләт программалары кысаларында планлаштырылган. Агымдагы, социаль әһәмиятле һәм беренче чиратта актуаль булган чыгымнар өлеше якынча 85 процент тәшкил итә. Чыгымнар өлеше бюджетның барлык социаль йөкләмәләрен үтәүне күздә тота», - дип билгеләде Мөхәммәтшин.
Санкцияләр басымына карамастан, Татарстан икътисады үсешен дәвам итә, дип өстәде ул. Агымдагы елның сигез аенда тулаем төбәк продукты 102,9 процент, сәнәгать җитештерүе индексы 111 процент тәшкил иткән, ә файдалануга тапшырылган торак күләме 2,85 миллион квадрат метр булган.
Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, уңай динамиканы саклап калу һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 17 октябрьдә булачак Дәүләт Советына юлламасында әйтеләчәк конкрет ориентирларны көтү мөһим.
«Гомумән алганда, илкүләм үсеш максатларына ирешү, илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында берничә системалы мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак. Бюджет турындагы закон проектын октябрь азагында беренче укылышта карауга әзерлибез», - дип йомгаклады сүзен Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз