news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 18 җәмәгать судьясына таныклык тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 18 җәмәгать судьясына таныклык тапшырды
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың 18 җәмәгать судьясына таныклык тапшырды. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәктә җәмәмгать юстициясе институты тулысынча формалашкан һәм уңышлы эшли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Бүгенге көндә җәмәгать юстициясе кеше хокукларын һәм иреген юридик яклауны камилләштерүгә зур өлеш кертә, бөтен суд хакимиятенең абруен формалаштыруда төп рольне уйный. Эшләрнең күпчелеген җәмәгать судьялары карый, халыкка суд хакимиятенең иң якын вәкилләре булып тора», — дип белдерде Мөхәммәтшин.

Хәзерге вакытта Татарстанда 190 җәмәгать судьясы эшли, аларда меңләгән җинаять, гражданлык һәм административ эш карала. Әйтик, узган ел республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 760 меңнән артык эш һәм материал каралган.

«Җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин итү гаделлек урнаштыруда мөһим шарт булып тора. Дәүләт хакимияте органнары эштә шартлар тудыру өчен барлык чараларны да күрә. Җәмәгать судьялары эшчәнлеге «Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында тормышка ашырыла», — дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Бу ярдәмче программага 2023 елга 614 млн сум күләмендә финанслау күләме расланган. Бүлеп бирелгән акчалар суд участогы биналарын капиталь ремонтлауга, почта хезмәтләре өчен түләүгә, җәмәгать судьяларының хезмәт хакына юнәлтелгән, дип төгәллек кертте парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, суд эшендә төп бурычларның берсе булып цифрлаштыру мәсьәләсе кала. Хәзерге вакытта республикада цифрлы инфраструктура һәм электрон хезмәтләр булдыру юнәлешендә эш алып барыла. Ә узган елның 1 сентябреннән җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында суд приставлары хезмәтләре белән электрон хезмәттәшлек төзелгән.

«Сезнең эшчәнлек турыдан-туры миллионлаган кешеләрнең язмышы, тормышның төрле өлкәләрендәге бәхәсләрне җайга салу белән бәйле. Гражданнарның судьялар эшенә, аларның мораль һәм әхлакый йөзенә карата таләпләре бик югары, һәм аңа туры килергә кирәк. Сез суд системасының йөзе — гражданнар башта сезнең белән таныша һәм үзара мөнәсәбәтләрдән соң гаделлек образын формалаштыра. Сез җәмгыятьтә законнарга хөрмәт, аларны катгый үтәү кирәклегенә ышаныч формалаштыруга үз өлешегезне кертәсез дип өметләнәм», — дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100