Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанга мигрантларның 58 проценты эшкә дип килә
Татарстанда мигрантларның 58 проценты республикага эшкә килә. Бу хакта «Безнең йорт – Татарстан» журналы белән әңгәмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.
«Эчке эшләр министрлыгының ТР идарәсе статистикасы нигезендә, аларның 58 проценты Татарстанга эшкә килә. Шулай ук чит ил гражданнары безгә белем алырга яисә дәваланырга килә, соңыннан күбесе гаиләләре белән республикада яшәргә кала», – диде Мөхәммәтшин.
Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе республика хөкүмәте мигрантларны адаптацияләү юнәлешендә алып барган эшкә игътибар итте. Квартал саен түгәрәк өстәлләр уздырыла, анда милли берләшмәләр лидерларына миграция законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәләр һәм килеп чыккан сорауларны оператив хәл итәләр. Мондый чаралар бик нәтиҗәле булып чыккан. Алар хәзер республика муниципалитетларында да үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз