news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема оешкан

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема оешкан
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема оешкан. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Республика халкы яңалыкларны көтеп ала. Мин дә, көн саен иртә белән уянгач, дөньяда, илебездә, Татарстанда булган яңа кызыклы вакыйгалар турында белү өчен радионы кабызам. Сез халыкка иң актуаль мәгълүматны җиткерәсез», - диде парламент спикеры.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан журналистлары «республиканың мәгълүмати каркасы» булып тора, халыкка төп вакыйгалар турында оператив һәм дөрес мәгълүмат җиткерә.

«Сез социаль-икътисади үсешне, мәдәни һәм спорт казанышларын яктыртасыз, актуаль мәсьәләләрне күтәрәсез, гражданнарыбызны борчыган проблемаларны хәл итүгә ярдәм итәсез. Безнең журналистлар бик әзерлекле, алар халык өчен беренче чыганак, мәгълүмат бирүче булып тора. Икенче яктан, алар төрле дәрәҗәдәге хакимият белән элемтәне тәэмин итә», - дип ассызыклады ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге журналистлар белән бергә килеп чыккаң проблемаларны хәл итү юлларын эзли.

«Сездән башка дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бер генә органы да эшли алмаячак. Без бергә кешеләр өчен эшлибез. Бу истәлекле көндә без сезнең авыр хезмәтегезгә, һөнәргә тугрылыгыгызга һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәт итүегезгә хөрмәт белдерәбез», - дип йомгаклады ул сүзен.

news_right_1
news_right_2
news_bot