news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда гражданнарның үзара салым программасы сакланачак

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда гражданнарның үзара салым программасы сакланачак
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин еллык матбугат конференциясе вакытында журналистларның сорауларына җавап бирде.

«13 ел дәвамында татарстанлылар үзара салым тәртибендә территорияләрне үстерүгә 3,1 млрд сум акча керткән. Татарстанда гражданнарның үзара салым программасы һичшиксез сакланачак. Җирле инициативаларны да хуплаячакбыз. Шунысы мөһим: үзара салым кысаларында җыелган акчалар һәр территориядә яшәүче һәр кешенең иң актуаль мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде ул.

Парламент рәисе сүзләренә караганда, 2013-2025 елларда үзара салым кысаларында республика бюджетыннан финанслауның гомуми суммасы 11,6 миллиард сум тәшкил иткән.

  • Үзара салым – халык елга бер тапкыр үз теләге белән җыя торган акча. Бу акчалар җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланыла. Аның күләмен һәм нәрсәгә тотылачагын халык үзе хәл итә. Ә җирлек башлыгы исә авылдашлары каршында һәр тиен өчен хисап тота. Салымның күләме һәр кеше өчен бертөрле.
news_right_1
news_right_2
news_bot