news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда гаилә кыйммәтләре – төп горурлык

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда гаилә кыйммәтләре – төп горурлык
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Хакимият белән диалоглар» проекты кысаларында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту проектларын гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстанның 27 муниципаль берәмлегеннән коммерцияле булмаган тармак вәкилләре катнашты.

«Коммерцияле булмаган оешмалар Россия һәм республика Президент грантларына дәгъва кылуда актив катнаша. Соңгы өч елда әлеге юнәлеш буенча 27 коммерцияле булмаган оешманың 34 проекты Президент грантлары фонды җиңүчесе булды. Ярдәмнең гомуми күләме 47,5 миллион сум тәшкил итте, ул гаилә һәм балаларга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде», - дип хәбәр итте ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, очрашуны ачып.

Спикер 2024 елның Россия Президенты Владимир Путин указы белән Гаилә елы дип игълан ителүен искәртте. Татарстан киләсе елга чаралар исемлеген формалаштыруга керешкән инде.

«Бүген без мөһим тема – традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту – хакында фикер алышу, шулай ук гомуми максат һәм бурычларны билгеләү өчен җыелдык. Очрашуның темасы илебез өчен стратегик яктан зур әһәмияткә ия. Безнең очрашуның Россиядә Гаилә елына старт бирү алдыннан узуы символик мәгънәгә ия. Дәүләт башлыгы традицион гаилә кыйммәтләренең мөһим әхлакый таяныч, бүгенге көн һәм киләчәкнең уңышлы үсеш нигезе булуы хакында берничә тапкыр искәртте», - диде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында.

Сәясәтче Россия һәм Татарстандагы күпмилләтле халыкның аңына үзара аңлашу, традицион гаилә кыйммәтләрен, өлкәннәр һәм ата-аналарны хөрмәт итү, туган телгә мәхәббәт, тарихи хәтерне саклау, үзара ярдәмләшү кебек юнәлешләрнең салынуына ышаныч белдерде. Әмма, аның фикеренчә, хәзерге вакытта Көнбатышта «традицион гаиләне җимерү өчен барысы да эшләнә», әлеге институтны аңлату һәм кабул итү җитди рәвештә үзгәртелә.

«Көнбатыш безне яшәргә һәм балаларны тәрбияләү серләренә өйрәтергә, низагларга тартып кертергә тырыша», - диде Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта, Дәүләт Советы Рәисе инануынча, соңгы елларда Россия җәмгыятендә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга ихтыяҗ сизелерлек көчәйде. Аның сүзләренчә, бу хәзерге законнарда да чагылыш таба. «Татарстанда, илнең иң күпмилләтле субъектларыннан берсе буларак, гаилә кыйммәтләре – төп горурлык. Иҗтимагый гаилә хәрәкәтенең популярлыгы һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта», - дип өстәде Мөхәммәтшин.

Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен 61 чара гамәлгә ашырыла, аларны республиканың 1,2 миллион гражданы ала. Күрелә торган чаралар ярдәмендә республикада күп балалы гаиләләр саны арта. Ун ел эчендә аларның саны ике тапкыр артып, 42,4 меңгә кадәр җиткән.

ТР Дәүләт Советында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Федерация Советы әгъзасы Александр Терентьев катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100